Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Чүкеч, энә һәм мамык аның инструментлары иде» дигән язма чыкты.
65 ел гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган Мәгърүф Гыйльмияров олуг юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә
«Хезмәт юлым мәктәптә үк башланды», — дип шаярта әңгәмәдәшем. Башкортостан Республикасы, Байкыбаш районы, Тургенево авылының җиде еллык мәктәбендә укыганда ук аны укучылар комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Ул мәктәп оештырган барлык чараларда да актив катнаша.