Россия мөселманнарының рухи лидеры, РФ мөселманнары диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы шәхси сәфәр белән Кырымда. Биредә мөфти шәех Равил Гайнетдин Җәмигъ мәчетендә булды, Кырым һәм Севастополь мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашты. Россия мөселманнары башлыгын шулай ук республика хөкүмәте вәкилләре һәм руханилары каршы алды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Мөфти Хаҗи Әмирали Аблаев Җәмигъ мәчетен төзү этаплары турында сөйләгән. Төзелешнең тәмамлануын ул «бөтен...