Казанда узган БРИКС уеннарының гомуми бюджеты 1,2 миллиард сумны тәшкил иткән. 200 миллион сумы – Татарстанның үзенеке, ә бюджетның калган өлеше – федераль акчалар булган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министры Владимир Леонов сөйләде.
«Башка зур халыкара спорт чаралары белән чагыштырганда, бюджет зур түгел иде. БРИКС уеннары безгә якынча 1,2 миллиард сумга төште. Бу объектларны, юлларны ремонтлау һәм башка инфраструктура мәсьәләләрен хәл итү белән бәйле операцион бюджет.