Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары белән очрашу үткәрделәр. Түбән Кама шәһәре 35нче лицееннан 11нче сыйныф укучысы Самира Сәгыйтова татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган укучыларга югары уку йортына кергәндә әлеге имтиханның нәтиҗәләре исәпкә алынмавын билгеләп үтте.
«11нче сыйныфны тәмамлаганда һәр имтихан әзерләнү өчен күп вакыт ала. Татар теленнән республика...