Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов фикеренчә, татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырган укучыларга өстенлекләр бирү – аларга стимул булырга мөмкин.
«Комиссиянең эшчәнлеген башлаган елларда ук укучылар, укытучылар белән аралашу нәтиҗәсендә әлеге мәсьәләне күтәреп, мөрәҗәгать белән чыккан идек. Мөрәҗәгатьне Мәскәүгә – Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына җиткердек.