КФУ профессоры, яңа оешкан Ясалма фәһем, робототехника һәм системалы инженерия институты директоры Дмитрий Чикрин аңлатканча, ясалма фәһем түбән һәм урта квалификацияле белгечләрне генә алмаштыра ала.
«Ясалма фәһем өлкәсендә эшләүче белгечләргә карата ике әйбер билгеле. Беренчедән, киләсе 2-5 елда ясалма фәһем түбән һәм урта квалификацияле белгечләрне алмаштыра ала. Югары дәрәҗәдәге белгечләрне алмаштыру бик авыр. Кешенең тәҗрибәсе бар, ул тирә-юньдә булганны аңлый һәм интуитив тоемлау бар.