Татарстан Белоруссия төбәкләре белән күпкырлы хезмәттәшлекне алга таба да үстерергә әзер. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Парламентарий «Союз дәүләтенең алга таба үсешен тәэмин итүнең мөһим юнәлеше буларак төбәкара хезмәттәшлекне үстерү» секциясендә катнашты.
Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, төбәкара һәм муниципальара диалогны үстерү мәсьәләләренә соңгы вакытта ике дәүләтнең башлыклары дәрәҗәсендә дә, территория җитәкчеләре дәрәҗәсендә дә аерым игътибар бирелә.