Сәнгать белеме кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасының өлкән укытучысы Гөлназ Әкбәрова «Казан татарларының туй йоласы: тарих һәм хәзерге заман» темасына лекция сөйләде. Казан Кирмәненең Гавами урыннар ишегалдында оештырылган лекциядә ул ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, аларның бүгенге көнгә нинди үзгәреш кичергәнен аңлатты.
Гөлназ Әкбәрова XIX һәм XX гасырлар чигендә тарихчы һәм этнограф Гайнетдин Әхмәров, этносоциолог...