Татарстанда атна азагына шактый җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенең һава торышына күзәтүендә әйтелә.
Җомга төбәкнең көнчыгыш районнарында бераз яңгыр ява, калган территориядә явым-төшем ихтималы аз. Көндез урыны белән җилнең секундына 18 метрга кадәр көчәюе көтелә. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез – +19..+24 градус була.
Шимбә төбәктә явым-төшем көтелми, урыны белән секундына 18 метрга кадәр тизлек белән исүче көчле җил саклана. Төнлә температура диапазоны 28 июньдәге кебек үк була...