Буа районы Шәйморза авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл ачылды. Анда муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов катнашты. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Һәйкәлдә солдат сыны да, исемнәр язылган стенд та бар. Яңа стендта 234 солдатның исеме мәңгеләштерелгән.