Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Навои өлкәсе хокиме Нормат Турсунов белән очрашты. Яклар Навои территориясендәге уртак проектлар, шул исәптән «КИП-Мастер» проекты хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Татарстан Россия белән Үзбәкстан арасындагы үзара бәйләнешне активлаштыруда ярдәм күрсәтергә әзер. Узган ел товар әйләнеше 370 миллион доллар тәшкил итте», - дип белдерде республика җитәкчесе.
Ул билгеләп үткәнчә, төбәкара...