Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елның май-июнь айлары өчен губернаторлар илкүләм рейтингында икенче урынны алды. Бу хакта «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге хәбәр итә.
Республика җитәкчесе Мәскәү мэры Сергей Собяниннан гына калышты. Өченче урында – Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, дүртенчедә – Якутия башлыгы Айсен Николаев, бишенче урында – Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко.
ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, ТР Ветераннар...