Беренчедән, Журналистлар берлегенә керергә кирәкме, кирәкмиме дип, кергәч, нәрсә алам, дигән сораулар белән шикләнүче яшьләр дә бардыр. Бу – тормыштагы гади караш. Мәсәлән, Зөлфәт Хәким Язучылар союзына керми. (Зөлфәт Хәким чыннан да озак еллар берлеккә кермәде, әмма ул хәзер Язучылар берлегендә – «Интертат»). Халык язучысы, менә дигән язучы. Аны беркем дә мәҗбүр дә, тәнкыйть тә итми. Монда да шулай ук, кермәсәң дә була.
Журналистлар берлеге – ул иҗади берлек. Бездә Язучылар, Театраль хезмәткәрләр берлеге дә бар.