КФУда яңа оешкан Ясалма фәһем, робототехника һәм системалы инженерия институты (ИИРСИ) быел беренче тапкыр студентларны җыя. Быел институтта 90 бюджет урын бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Институт директоры, профессор Дмитрий Чикрин аңлатканча, институт 2023 елның сентябрендә оешкан. Өч төп юнәлеш буенча укыту каралган: ясалма фәһем системалары, робототехника һәм пилотсыз техника.
«Бу юнәлешләр буенча университетта бер төркем кеше эшләде...