Шушы көннәрдә Лениногорск районы Федотовка авылындагы Григорьевлар гаиләсе өч кешегә ишәйде. Бу хакта «Туганайлар» сайтында Фрида Вәлитова хәбәр итә.
Григорьевлар авылның үрнәк, күркәм гаиләсе. Александр Семионович озак еллардан бирле укытучы булып эшли. Хатыны Ирина Степановна да авылның хөрмәткә лаек кешесе – ул фельдшер-акушер. Алар икесе дә бик активлар. Александр Семионович бик талантлы кеше. Ул авылда узган төрле чараларны оештыра, алып баручысы да үзе, «Аланлык» ансамбленә йөри.