Аксубай районда туып үскән Владимир Чураков, туган ягына күркәм миссия белән еш кайта. Бу юлы ул Түбән Савруш авылындагы элеккеге зират урынындагы истәлек баганасын койма белән әйләндереп алган. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Туган якны өйрәнүче бу урынны, авылның һәм аның тирә-ягының архив документларын өйрәнеп билгеләгән. Түбән Савруш аксакаллары белән сөйләшкән һәм бүгенге буын ата-бабаларының кайда җирләнгән булуын белсен өчен, хәтер баганасы урнаштырырга булган. Идеясен...