Татарстанның Мөслим районы халкы махсус операция зонасына хәрбиләргә чираттагы шефлык ярдәме белән машина җибәргән. Мөслимлеләр маскировка костюмнары һәм эчке кием теккән, маскировка челтәрләре үргән, өй токмачы кискән һәм киптерелгән яшелчәләр әзерләгән.
«Коры душ ясап карадык. Кечкенә генә бакчада кулланыла торган япма материал – дорнитны кечкенә кисәкләргә турадык, губкаларга чистартучы гель сеңдердек. Губкага бераз су кушсаң, бөтен тәнгә җитәрлек күбек барлыкка килә. Моннан тыш, тупланмага...