ТР Дәүләт Советында Петербург рәсем сәнгате өстасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы Рәшит Гыйләҗевның күргәзмәсе эшли башлады. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Аның иҗади манерасы – Көнбатыш-Европа һәм рус рәсем сәнгате традицияләре белән Көнчыгыш һәм татар сәнгате кушылуы нәтиҗәсе булып тора.