Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Навои шәһәренең (Үзбәкстан) тау эшләре өчен тау-шахта җиһазлары һәм нефть-газ тармагы өчен җиһазлар җитештерү предприятиесендә булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.
Продукция нигездә тау, нефть-газ һәм химия тармагы предприятиеләре, шулай ук кече бизнес предприятиеләре өчен кулланыла. Аерым алганда, станок җиһазларын эшләтеп җибәрү-көйләү, монтажлау һәм техник хезмәт күрсәтү, йөк автотранспорты...