3 июль көнне сәгать 11:00 дә күренекле халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китаплары тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Казан утлары» журналы хәбәр итте.
«Кәнәфи» - «Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган 26 нчы кесә китабы. «Ерактагы якын туганнар» китабында исә сәфәрләрдән язмалар тупланган.
Вахит Имамовның «Кәнәфи» дип аталган китабында урын алган повесть узган гасырның 90 нчы еллары турында. Үзгәртеп кору елларында сүз иреге...