Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының дүрт спектаклен «Россия-Культура» телеканалы яздыра.
«Июнь азагы һәм июль башында телеканал «Жизнь за царя» опера премьерасын һәм өч милли спектакльне яздыра», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Милли спектакльләр дигәндә Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты, Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы һәм Резеда Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсы турында сүз бара.
Спектакльләрне төшерү өчен Казанга 50гә якын кеше килгән. Спектакльләр 9 видеокамера белән төшереләчәк...