Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты белгечләренең төбәкара семинары үтте. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе һәм Зәй районы мәгариф идарәсе белән оештырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова хәбәр итә.
Төбәкара семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, Бөтендөнья татар...