Яшел Үзәннең «Васильево» шифаханәсе Россиядә иң яхшысы дип табылды. Ул «Здравница-2024» XXIII Бөтенроссия форумында өч номинациядә җиңү яулаган. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
«Васильево» шифаханәсе «Анимацион-ял итү эшчәнлеген оештыру буенча иң яхшы шифаханә», «Медицина реабилитациясе буенча иң яхшы шифаханә» һәм «Сәламәтләндерү һәм дөрес туклануны оештыру буенча иң яхшы шифаханә» номинацияләрендә алтын медаль алды.
«Васильево» шифаханәсе тарихы XIX гасыр ахырыннан башлана.