Махсус хәрби операциядә катнашучы Малыш кушаматлы хәрби хезмәткәрнең гаиләсендә беренче бала туган. Яшь әти-әнине каршыларга аларның туганнары, якыннары, шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев килде. Традиция буенча ул аларга шәһәрдән 100 мең сум һәм республикадан яңа туган сабыйлар өчен комплект тапшырды.
Хәрби хатыны бала тапканда янында булыр өчен барысын да эшләгәнен сөйләде. Балага Әмир дип исем кушканнар.
«Алданрак отпускка кайттым һәм бала тапканда хатыным янында булырга теләдем.