Татарга бөтен әйбер дә соңга калып керә. Социаль челтәрләр барлыкка килгәндә дә массакүләм рәвештә куллануга акрын килдек. Әлбәттә, кемдер алдан килә, уңышка ирешергә өлгерә. Билгеле, юмор үзгәреш кичерә. Әле кайчан гына, сәхнәгә чыгып, Зөлфәт Хәкимнең озын юморескаларын укыйлар иде. Бу жанрның үз осталары бар иде, мәсәлән, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров. Кешеләр җыелса, анекдот сөйли башлыйлар иде. Хәзер бүтән юнәлеш – мемнар.
Ни өчен без бу бәйгегә теләктәшлек күрсәттек һәм хупладык? Мемнар татарда массакүләм булуга өлеш кертү өчен.