«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булачак татар журналистларын әзерләү өчен иң зур мөмкинлекләр бар. Бу хакта ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында сөйләде.
«Беренчедән, балалар әлеге институтка укырга кергәч, тел дөньясына чума. Икенчедән, монда татар мохите бар. Бүгенге көндә бу институтта татар телендә театр студиясе, татар телендә телевизион студия эшли. Татар теленең дөньядагы иң көчле белгечләре биредә тупланган.