«Бердәм Россия» VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга багаж, сайлаучылар ышанычы һәм изге эшләр белән бара, алар республика дәрәҗәсендә һәм һәр муниципаль районда башкарыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин XXXVI конференциядә белдерде.
«Без Татарстан халкы, сайлаучылар арасында үзебезгә ышанычны һәм абруйны арттырдык. Без Татарстанны алга таба үстерү һәм алда торган бурычларны уңышлы хәл итү өчен әлеге ышанычны саклап калу һәм ныгыту бурычы белән барабыз.