Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында конкуренциягә сәләтле булган, зур конкурслар аша үткән балалар әзерләнә. Бу хакта ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында сөйләде.
«Мөмкинлекләр бик күп, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укып чыкканнан соң, студентларның күбесе Казанда калырга тели. Безнең максат – аларны үзләренең туган якларында милли тормышны оештырыр өчен Каюм Насыйри үзәкләренә кире кайтару.