КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов «Татар-информ»да матбугат очрашуында югары уку йортындагы юнәлешләр һәм белгечлекләр белән таныштырды. Ул югары мәктәпнең төп миссиясе – татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге белгечләр әзерләү дип саный.
«Безнең югары мәктәптә уку-укыту өч юнәлештә алып барыла. Традицион рәвештә ике юнәлешкә балалар кабул итәбез. Берсе – «Филология» (татар теле, әдәбияты һәм журналистика), икенчесе - «Педагогика» (татар теле...