«Ярдам-Помощь» фонды каршындагы күз авырулары булган кешеләрне тернәкләндерү проектының РФ Президенты Владимир Путин грантын кулланып ясалган өлеше тәмамланган. Бу турыда Казанда узган матбугат вәкилләре белән очрашуда хәбәр иттеләр.
«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды каршында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен "Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм" исемле тернәкләндерү курслары эшләп килә. Шуларның җидесендә 245 сәламәтлеге чикле кеше бер ел ярым аралыгында укыган һәм тернәкләнү үткән», — диде...