Татарстан шәһәрләре һәм районнары билбордларына VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау турында мәгълүмат урнаштырылды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Мәгълүмат ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә урнаштырылган. Логотипны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе июнь башында тәкъдим итте – ул Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләрендә эшләнгән.
Республика парламентына сайлаулар 2024 елның 8 сентябрендә узачак.