«Әкият» курчак театрында Илгиз Зәйниев куйган «Авиатор» курчак спектакле өч номинациядә «Алтын битлек»кә ия булды. Бу - Татарстанда режиссер эше буенча беренче «Алтын битлек» премиясе.
Хәзерге вакытта Мәскәүдә «Алтын битлек» илкүләм театр премиясен тапшыру тантанасы бара.
«Курчак театрында иң яхшы актер эше» номинациясендә – Дилүс Хуҗәхмәтов, «Курчак театрында иң яхшы режиссер» номинациясендә – Илгиз Зәйниев һәм спектакль үзе «Иң яхшы курчак спектакле» номинациясендә лауреат булды.