Кичә, 23 июньдә, Самарада Юрий Гагарин исемендәге паркта Сабантуй милли бәйрәме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Вячеслав Федорищев, Самара өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Фетисов, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, Самараның «Дуслык» региональ иҗат оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев катнашты.