Бүген Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта татарларның милли бәйрәме Сабан туе уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнең тантаналы ачылышында кунакларны сәламләде.
«Чын күңелдән барыгызны да матур бәйрәмебез - Сабан туе белән котлыйм. Безнең иң яраткан бәйрәмебез БРИКС илләре уеннары белән бер вакытка туры килде. БРИКС илләре уеннарын уздыру - ул хөкүмәтнең, Россия Федерациясе Президентының безгә булган ышанычы. Мөмкинлектән кулланып, әлеге ярышларга килгән кунакларга...