Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй мәйданчыкларында азшамлыклар сыйфатын тикшереп торуны көчәйтергә кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итте Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, иртәгә Казанның өч мәйданчыгында татар халык бәйрәме Сабантуй була. Тынычлык бистәсе мәйданында БРИКС Уеннарын ябу тантанасы узачак. «Әлбәттә, иминлекне тәэмин итүче структураларга, шулай ук мәдәният һәм туклану өлкәсендә эшләүчеләргә зур йөкләнеш төшәчәк.