Зәй район хакимияте бинасында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә шәһәр төзелеше һәм икътисади үсеш Советларының берләштерелгән утырышы үтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Сөйләшүләр барышында иң мөһиме, озак вакытлар зәйлеләрне борчыган, автовокзал бинасының язмышы булды. Утырышта муниципаль-шәхси партнерлык нигезендә автовокзал бинасын реконструкцияләү турындагы килешүгә имза куелды. Документны район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, «КАМА ТРАК» ҖЧШ директоры Денис Бывальцев имзалаган.