Татарстан белән Казахстан арасында икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә бик җылы, тыгыз элемтәләр урнашты. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан туризм һәм спорт министры Ермек Маржикпаев белән очрашуда шулай дип белдерде.
«Безгә туризм һәм спорт буенча хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк», - диде республика җитәкчесе.
Маржикпаев 2024 ел башында Казанда үткән Киләчәк Уеннарында алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Киләчәк Уеннарыннан кайткан безнең делегация чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.