2024/2025 уку елында Татарстандагы югары уку йортларында укуның уртача бәясе якынча 225 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РБК Россия Фән һәм югары белем министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, бакалаврларга уртача 178,5 мең сум, ә магистрантларга 210,4 мең түләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта иң югары бәяне Иннополис университеты белдергән. Биредә барлык программалар буенча белем бирү бәясе елына 800 мең сумга төшәчәк. Чагыштыру өчен, Казан федераль университетында...