«Миңа калса, һәр әйбергә үзгәреш кертергә кирәк. Елдан-ел олы шагыйрьләрне шигырь укырга чыгаралар. Түрдә зур шәхесләр утырып тора. Мин Рәмис абыйның фикерләре белән килешәм.
Нәрсәдер үзгәртергә кирәк. Яшьләр күбрәк килсен өчен, алар белән бергәрәк атларга кирәк. Әгәр яшьләр ул шигырьләрне үзләре популяр санаган берәр язучы, шагыйрьдән ишетсәләр, алар шигърияткә тартыла башлаячаклар. Бездә, барыбер шигырь белән әллә нәрсә эшләп булмый, яшьләрне тартып булмый, дип сөйләргә яраталар. Әгәр яшьләрчә уйлап...