Бүген, 21 июньдә, Башкортстанның Кушнаренко районындагы Түбән Сәет авылында мәдәни чаралар оештыручы, БР «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе, танылган композитор Резида Сабитова җәйге кояш торгынлыгына багышланган чара уздырачак.
«Авылыбыздагы 55нче географик координаталар – 55 нче параллель белән 55нче меридиан кисешкән урында бик матур чара оештырырга ниятлибез. Бу урынга туристлар да еш килә. Теләкләр кабул була торган, изге җир ул. Чарага БР...