Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур композиция буенча эш дәвам итә.
«Киләчәктә ул Казансу елгасы яры ягыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе территориясендә барлыкка киләчәк», – дип искәртә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Тулы гармонияле архитектур композиция формалаштыру өчен ТР Милли китапханәсендә булачак экспозиция скульпторлары өчен проект семинар-воркшопы узган.
Очрашуны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова ачкан.