Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны татар биюе һәм фольклор уеннар белән таныштырды. Әлеге чара – Казан мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының икенче дәресе.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» уеннар, биюләр аша халкыбызның матур йолаларын, гадәтләрен, фольклор уеннарны, көйләрне халкыбызга тәкъдим итә. Моннан тыш, музыкантлар думбра, курай, гармун, бәрмә уен коралларында милли көйләрне яңгырата. Тере музыка яңгырап тору ул – күңелгә май булып ята. Халыкка да башкачарак йогынты ясый...