Казанда татар җәмәгатьчелеге артист, режиссер һәм язучы Әхтәм Зариповны соңгы юлга озатты. Хушлашу мәрасиме «Әл-Мәрҗани» мәчете каршында узды.
Мәрасимне Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт алып барды. Беренче чиратта сүз мәрхүм белән бергә укыган Рабит Батулла, Әзһәр Шакиров һәм Равил Шәрәфиевкә бирелде. Алар барысы да – щепкинчылар.
«Әхтәм, яшь булса да, театрга килеп керү белән картларны уйный башлады. Шәп уйный иде. Аннан кинәт кенә театрны ташлады да, режиссурага күчте.