Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Чирмешән районының Ивашкино авылында йоклау капчыклары (спальный мешок) тегә башлаганнар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Илсөяр Гайнетдинова яза.
Светлана Ильинаның ире Геннадий бу эшне башкару өчен егәрле, зур тегү машинасы да алып биргән.
Фото: http://nashcheremshan.ru/
«Телевизордан төрле сюжетлар карап, кешеләрнең хәрбиләргә ярдәм итеп торуын күрдем. Шуннан соң авыл мәдәният йортына барып, кызларга «без дә тегеп карыйк әле» дип тәкъдим иттем.