«Агромастер» компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов Мөслим районы хастаханәсенә 9,5 млн сумлык җиһаз алып биргән. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Римма Афзалова яза.
Лаборатория, физиотерапия кабинетлары өчен җиһазлар, стоматология һәм гинекология кабинетларына заманча махсус креслолар алынган.
Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм Илгиз Исламов заманча җиһазланган кабинетларны карады, табиблар белән очрашты.