23 июньдә Аксубайның Кәкре Күл авылында «Троица әйлән-бәйләне» рус фольклоры бәйрәме узачак. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Программага троица күңел ачулары, бәйрәм йолалары, троица боткасы белән сыйлау, осталык дәресләре, халык уеннары, җырлары кертелгән.
Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.