Чаллыда «Энергетик» мәдәният сараенда табиб династияләренә багышланган «Сәламәтлек саклауга династияләр аша караш» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим яза.
Экспозициягә Чаллыда кешеләр сәламәтлеге сагында торган 9 гаилә әгъзасы: табиб, фельдшер, шәфкать туташларының портретлары куелган. Әлеге хезмәткәрләр еллар дәвамында кешеләрнең сәламәтлеге кайгырта.
Брагиннар-Дилмөхәммәтовларның гомуми стажы 220 ел. Денис Андреевич 4нче поликлиниканың терапевты-участок табибы.