Казанда узучы БРИКС илләре спорт уеннарының сигез көнендә Россия спортчылары барлыгы 358 медаль яулады: 177 алтын, 107 көмеш һәм 74 бронза.
Икенче урында 34 алтын, 56 көмеш һәм 70 бронза медаль белән Белоруссия командасы. Өченче позициядә Кытай җыелма командасы (17 алтын, 17 көмеш һәм 12 бронза медаль) урнашты.
Аерым алганда, кичә россиялеләр тиз шахмат буенча команда турнирында җиңү яулады. Тугыз турда казанлы Владислав Артемьев, Андрей Артипенко, Екатерина Лагно һәм Валентина Гунина бер тигез исәпкә уйнап...