Татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында, халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән туган (татар) тел һәм әдәбияты һәм укытучыларына ярдәм итү өчен, 2024 елның 27 маеннан 13 июненә кадәр, «Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән өчен» грантын алуга конкурс узды.
Конкурс Нигезләмәсенә ярашлы рәвештә, иң күп балл җыйган 13 катнашучы җиңүче булды һәм аларга 115,0 мең сум күләмендә грант түләнәчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.