«Әкият» татар дәүләт курчак театрының 90 еллык юбилее һәм «Шомбай-fest» халыкара курчак театры фестивленә багышланган матбугат конференциясендә театрның татар төркеме алып барган тел миссиясе турында да сүз булды.
«Безнең татар төркеме балаларны яхшылыкка һәм акны карадан аерырга өйрәтү кебек тәрбия миссиясеннән тыш татар телен саклау миссиясен алып бара», диде театр артисты Фәнзилә Сабирова.
«Безнең миссиядә киләчәк буынга сөйләм телен генә түгел, әдәби татар телен җиткерү дә.